news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Зарипова: Социаль түләүләр Татарстанда туучылар санына йогынты ясады

Республикада гадәттәгечә соңгы өч-дүрт ел дәвамында гаиләләрдә беренче туган балалар саны 39 процент дәрәҗәсендә саклана.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре 2021 елның I кварталы йомгаклары буенча Татарстан районнарында демографик хәлне анализлады һәм туучылар санының артуын ачыклады.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюда ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Без моның нәкъ менә пандемиянең иң югары ноктасына кадәр яралган балалар икәнен аңлыйбыз. Аңлашыла, репродуктив сәламәтлек белән бәйле барлык куркулар II һәм III кварталларда күбрәк күренде», — дип сөйләде ул.

«Хәзер һичшиксез 2020 елга бик яхшы кердек дип әйтә алабыз. 2019 елда туучылар саны кимү 3-4 процент чамасы тәшкил итте. Алдагы 2016-2018 елларда бу күрсәткеч 10 процент дәрәҗәсендә иде. Бу очраклы түгел, чөнки яңа ярдәм чаралары кертелде. 2019 елда билгеле бер ыргылыш, демографиядә борылыш булды», — диде министр.

Республикада гадәттәгечә соңгы өч-дүрт ел дәвамында гаиләләрдә беренче балалар саны 39 процент дәрәҗәсендә саклана. Шул рәвешле, төбәктә әлеге күрсәткеч буенча туучылар кимеми. Мондый уңай динамика булганда, алга таба гаиләләрдә икенче һәм аннан соңгы балалар барлыкка киләчәк дигән өмет бар.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе сүзләренчә, «гаиләләргә ярдәм итү чаралары демографик планда үз нәтиҗәләрен күрсәтә». Ана капиталы белән бәйле һәм киләчәктә торак мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә торган бар нәрсә дә тулаем алганда репродуктив нәтиҗәне тәэмин итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100