24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Германиягә эш сәфәренә килде, Тимур Нагуманов Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп билгеләнде.
Миңнехановка Тюрингиядә архитектурада ясалма интеллект турында сөйләделәр / Казан архитектура-төзелеш университеты Германиядәге хезмәттәшләре белән эшне җайга салган инде.Нәсүр Юрушбаев җәлилчеләр фильмын төшерүдә ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать итте / Җәлилчеләр турында кинопроектның эшче исеме - «77 адым».Бөтендөнья көрәш чемпионатының абсолют батыры билгеле булды / Фирдүс Зәйнуллинга тәкә һәм милли киемнәр бүләк ителде.Удмуртиядәге иң борынгы татар авылы Палагайда 90 елдан соң мәчет ачылды / 1794 елда бу авылда мәчет булуы турында телгә алына, 1929 елда мәчет ябыла.Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Германия проектларына бизнесны җәлеп итү кирәк / Татарстан Республикасы Президенты һәм Тюрингия Премьер-министры хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.Истанбулның яңа мэры итеп кабат Әкрам Имамоглу сайланды / Истанбулда үткәрелгән кабаттан сайлауларда Җөмһүрият Халык Партиясе вәкиле, 54,21 процент тавыш җыеп, алдынгы булды.Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Тимур Нагуманов вазифасыннан китте / Ул, башка эшкә күчү сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән вазифасыннан азат ителгән.Анталиянең кичке Сабан туенда меңгә якын кеше катнашкан / Сабан туе халык бәйрәме итеп оештырылган, рәсми чыгышлар булмаган, барлык балаларга уенчыклар бүләк ителгән.Күптелле белем бирү комплекслары өчен укытучылар әзерләү программасы эшләнә / Күптелле белем бирү комплекслары укытучыларын КФУ әзерләячәк.Тимур Нагуманов Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп билгеләнде / Ул Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган, Мәскәү «Сколково» идарә мәктәбендә белем алган, Яшел Үзән һәм Чүпрәле районнарында эшләгән.КФУда татар һәм инглиз теле белгечлеге алганнарның 90 проценты инглиз теле укыта / Әлеге күренешне декан мәктәпләргә татар теле укытучыларына ихтыяҗ кимрәк булу белән аңлатты.