Татарстанның кайбер районнарында янә яшен һәм көчле җил көтелә

Казанда аяз, явым-төшемнәрсез һава торышы булуы фаразлана

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республика буенча урыны белән (бигрәк тә көньяк һәм көнчыгыш районнарда) төнлә һәм көндез яшен, төньяк, төньяк һәм көнбатыштан исүче җилнең секундына 15-20 метрга кадәр җитүе көтелә. Төнлә 16-21, көндез 32 градуска кадәр эссе булачак.

25 июнь көнне Казанда аяз, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә 16-19, көндез 27-30 градуска кадәр җылыта.

26 июньгә каршы төндә республика буенча урыны белән бераз яңгыр, кайбер районнарда яшен булырга мөмкин. Көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыштан секундына 8 метр, урыны белән 12 метрга, ә яшен вакытында 17-22 метрга кадәр җитүче җил булачак. Термометр баганалары 16 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.