ТР да “Россиянең югары социаль нәтиҗәлелеккә ия оешмасы” конкурсының төбәк этабы уза

Конкурста оешмалар бушлай катнаша

  (Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда “Россиянең югары социаль нәтиҗәлелеккә ия оешмасы” Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы уза. Конкурсның төп бурычларының берсе - оешмалар дәрәҗәсендә социаль мәсьәләләрне хәл итү мөһимлегенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

Конкурс 12 номинация – эш урыннары булдыру, производство травмасын киметү, кадрлар потенциалын үстерү, сәламәт яшәү рәвешен булдыру, социаль партнерлыкны үстерү һ.б. буенча уза.
Конкурста оешмалар бушлай катнаша ала, дип хәбәр итә ТР Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы матбугат хезмәте.
ТР Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы 2013 елның 1 июленә кадәр конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итә.
Конкурста катнашу шартлары һәм тәртипләре белән министрлыкның сайтында танышырга мөмкин.