Казанда, Универсиада куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, полиция хезмәткәрләре-саперлар белән дәресләр узды

РФ 12 субъектыннан килгән полиция хезмәткәрләре һәм эчке гаскәрләр хәрбиләре республикадагы оператив вазгыять турында мәгълүмат тыңлады

 (Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Өч көн дәвамында ТР буенча ЭЭМ Профессиональ әзерлек үзәгендә Казанга Универсиада куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен килгән инженер-саперлар һәм шартлату техниклары белән дәресләр узды.

РФ 12 субъектыннан килгән полиция хезмәткәрләре һәм эчке гаскәрләр хәрбиләре республикадагы оператив вазгыять турында мәгълүмат тыңлады, сугыш-кирәк яраклары коллекциясен һәм кулдан ясалган шартлаткычларны өйрәнделәр. Моннан тыш, алар реаль объектларда шартлаткыч матдәләрне тапканда, куркынычсызлык чаралары буенча тематик инструктажда катнаштылар.

Дәресләрдән соң, полиция хезмәткәрләре психологик регуляция кабинетында релаксация сеансында булдылар, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ Профессиональ әзерлек үзәгенә сылтама биреп, ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.