Казанда белгечләр мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы өчен квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләсе турында фикер алышты

Белгечләр бизнес һәм университетларга берләшү әһәмиятенә басым ясады

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның IT-паркында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы узды. “Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы өчен квалификацияле кадрлар әзерләү буенча нәтиҗәле система булдыру” темасына оештырылган утырышның форматы гадәттәгечә түгел иде. Ачык дискуссия рәвешендә үткән коллегиядә мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагына караучы 100 дән артык предприятие җитәкчесе катнашты. Утырышны модератор сыйфатында танылган эксперт, инновацияләр үсешенә ярдәм итү буенча Startbase федераль системасы маркетингы буенча директор Олег Баранник (Мәскәү шәһәре) алып барды. Чара кысаларында IT-парк фойесында шулай ук IT-вакансияләр күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Утырыш барышында белгечләр IT-белем, Татарстанның төрле юнәлештәге IT-белгечләренә ихтыяҗы, белем бирү базасын модернизацияләү һәм квалификацияле кадрларны белем бирү процессына җәлеп итү кебек мәсьәләләр турында фикер алышты. ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов кереш сүзендә билгеләп узганча, IT индустрия зур тизлек белән үсеш ала, моңа бәйле рәвештә, кадрлар әзерлеге мәсьәләсе әһәмияте көчәя. Аның әйтүенчә, IT-мәгариф системасында бюджет урыннарны арттыру, студентларда эшмәкәрлек рухын формалаштыру, эшче көчләрнең дөньякүләм IT-өлкә нечкәлекләреннән яхшы хәбәрдар булуы, инглиз телен яхшы белүе зур роль уйный. Роман Шәйхетдинов билгеләп үткән проблемаларның берсе, күп кенә IT-белгечләрнең республикадан илнең башка шәһәрләренә чыгып китүенә, ә аннан инде чит илләргә омтылуына бәйле. “Татарстан – академик мәктәпләр, сыйфатлы белем бирү системасы мөмкинлекләренә ия була алырлык төбәк. Мөмкинлекләрне базар ихтыяҗларына яраклаштыру зарур”, - дип белдерде министр.

Татарстан хезмәт базарының IT өлкәсендәге торышы мәсьәләсе буенча HeadHunter компаниясенең персонал буенча директоры Светлана Гиацинтова чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, республика хезмәт базарының аеруча популяр профессияләре унлыгында, IT тармак өченче урынны биләп тора. Татарстанда эшләүче 2700 ләп IT-белгечне онлайн-сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, белгечләрнең 74 проценты чит илдә эшләргә теләүләре турында әйткән. 22 проценты инде бу теләкләренә ирешү юлында.

Модератор Олег Баранник кадрларны югалту проблемасы турында үз фикерләре белән уртаклашып, бу мәсьәләне хәл итү юнәлешендә Татарстанда ниләр эшләнүе белән кызыксынды. Роман Шәйхетдинов билгеләп узганча, “Иннополис” шәһәрчегенә белгечләрне җәлеп итү максаты белән торак белән тәэмин итү мөмкинлеге тормышка ашырылачак.

А. Н. Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов фикерләреннән аңлашылганча, югары уку йортларында гомуми тармак әзерлеге яхшы булса да, махсуслаштырылган әзерлек аксый. Моңа, 90 нчы елларда бизнес һәм университет арасындагы аңлашылмаучанлыклар да тискәре йогынты ясады, ди ул. “Бу зур хатадан арынырга тырышырга кирәк, сүзләр күп, ә алга хәрәкәт сүлпән. Бизнес тарафдарларына университетларга йөз белән борылырга вакыт җитте. Без бизнеста өлгер, уңышлы була алырлык кадрлар әзерлибез. Берләшергә кирәк”, - дип ассызыклый Альберт Гыйльметдинов. Ректор уку йортларында махсус кафедраларда белем алучы студентлар өчен фирма стипендияләрен гамәлгә кую, лидерлык дәресләрен, ихтыяр көчен тәрбияли торган дәресләр булдыру әһәмиятенә басым ясады.

“ICL-КПО ВС” ААҖ генераль директоры Виктор Дьячков, оешмага килүче чыгарылыш студентының бер елдан соң гына чын-чынлап эшкә керешүенә игътибарны юнәлтте. “Квалификацияле, сыйфатлы белем алган яшь белгечләр җитми. Бүген университетларга, бу һөнәр буенча бөтенләй сәләте булмаган абитуриентлар да килә. Нәтиҗәдә, файдасыз белгечләр чыгарыла”, - дип саный Виктор Дьячков. Аның сүзләренә караганда, әйтик, югары уку йортының математика һәм санау технологияләре институтына, мәктәптә үк шундый юнәлештәге сыйныфларда белем алган укучыларны кабул итәргә кирәк. “Югары уку йортларына абитуриентларны дөрес итеп кабул итү хәлиткеч роль уйный”, - ди ул. Моннан тыш, аның фикеренчә, бездә мәгълүмати технологияләр бик аз кулланыла. Алар сәнәгатьтә хисап тоту өчен генә файдаланыла.

КФУ каршындагы Мәгълүмати технологияләр һәм системалар буенча югары мәктәп директоры Айрат Хәсәнов, студентларының компанияләр белән тыгыз мөнәсәбәттә булуына басым ясады. “Студент беренче курстан ук эшкә урнаштырыла”, - ди ул. Моннан тыш, мәктәптә грант системасы эшкә җигелә. “Бездә 5 ел буе урын сагалап кына утыручы студентлар юк. Алар уку дәверендә үзләрен күрсәтергә тиеш. Белеме сай булганнар грант системасыннан төшеп калып, түләп укырга мәҗбүр була. Начар укучы студентларны тотсак, көчлеләр безгә килүдән туктаячак”, - дип сөйләде Айрат Хәсәнов.

Коллегия утырышының беренче өлешендә залдагылардан да тәкъдимнәр, сораулар яңгырады. Утырышның беренче бүлеге тармак алдынгыларын бүләкләү белән тәмамланды.