ТР Һөнәрчелек палатасы җирле товар җитештерүчеләрнең хокукларын судта яклаячак

ТР Прокуратурасы “Казан Кремле” музей-тыюлыгы, милек хуҗасыннан тыш, Казан Кремле ансамблена кергән мәдәни мирас объектлары сурәтләрен товар билгесе итеп куллануга хокукны үзенә генә теркәтк|
(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстан осталары эшләнмәләрен тәңгәлләштерү юлы белән Кытайда җитештереп, тиз арада безнең сәүдә базарына контрафакт продукция чыгарыла торса да, респубикада сувенир продукция һәм халык һөнәрчелеге товарлары җитештерү күләме һәм төрлелеге Казанның меңьеллыгыннан соңгы 5 елда 10 тапкырга, вак сувенир продукция исә 20-30 мәртәбәгә артты. Биредә шуны да онытмаска кирәк: үзебезнең җирле осталар эшләп чыгарган товарлар белән янәшә генә Төркия, Сирия, Үзбәкстан һ.б. илләрдән дисбе, тугра, яулык, түбәтәй кебек мөселманнар өчен чыгарылган товарлар да сатыла. Ләкин контрафакт продукцияне эшләп чыгарып сату республика һөнәрчеләренең, осталарының авторлык хокукларын боза, андый товарның сыйфаты начар булу һәм алар теләсә кайсы урында, әйтик, Казан үзәгендәге Бауман урамында әрҗә сыман өстәл ишедән базар ясап сатылу сәбәпле, төп җитештерүчеләрнең имиджына зыян сала. Шулар нәтиҗәсендә, җирле осталарның сыйфатлы продукциясе кибетләрдә торып кала.

Бүген Республика матбугат һәм коммуникация чаралары агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә ТР Халык сәнгать кәсепчелекләрен һәм һөнәрләрен үстерү үзәге генераль директоры, ТР Һөнәрчелек палатасы идарәсе рәисе Нури Мостафаев шулай дип белдерде.

Җитмәсә, Казан Кремле комплексына кергән объектлар сурәтен сувенир продукциядә, һөнәрчелек товарларында төшерү тыелды, гомумән, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф җәмигъ мәчете кебек барлыгы 17 объект сурәтен продукциябездә чагылдыру безнең өчен тыелды, дип проблеманың яңасына тукталды ул. Дөрес, андый сурәтләрне объектка патент алган хуҗага - “Казан Кремле” музей-тыюлыгына һәр эшләнмәдән 5-10 процент хисабыннан исәпләп акча түләп рөхсәт алсаң төшереп була, ләкин, беренчедән, ул сумма бик кыйммәт, аны кем түләргә тиеш, таләпләре буенча, күптөрле материалдан эшләгән төрле продукцияне берәмтекләп санарга, кайсы җитештерүче чималны кайдан алуы, кайда һәм күпме сатылуы, кемнәр сатып алуы хакында хисап әзерләргә туры киләчәк һәм, икенчедән, җәмгыятьтә киң таралыш алган символ товар билгесе сыйфатында теркәлә алмый, әйтик, борынгы Кремль, күп гасырлар элек салынган Сөембикә манарасы, бөтен халыктан акча җыеп төзелгән Кол Шәриф мәчете – болар барысы да дәүләт һәм халык байлыгы, ә музей-тыюлык милке түгел һәм бу этикага да туры килми, дигән фикер әйтелде. “Дистә еллап элек, Татарстанны, Казанны тирә-якта танытыр өчен сувенир продукциядә шушы сурәтләрне без үзебез үк кыстап, ничә еллар дәвамында реклама ясап, объектларны популярлаштырып эшләдек, бүген мондый тыюлар, йомшартыбрак әйткәндә, гаҗәпләндерә”, - дип ассызыклый Н.Мостафин.

Открыткалар (ә аларның 4 телдә тәкъдим ителгәннәре бар), магнитчыклардан башлап, алтыннан эшләнгән кыйммәтле бүләк продукциягә кадәр кунаклар, туристлар, төрле илләрнең югары даирәләре арасында бөтен дөньяга тарала тора, ягъни республика, аның башкаласы брендын танытуда һөнәрчеләр дистә ел эшләгәч, музей-тыюлык җитәкчелегенең мондый таләп куюы тернәкләнеп килгән кәсепчелеккә киртәләр тезү дип аңларга кала. Музейның товар җитештерүчегә процент ставкасы куюы турында әлегәчә ишетелгәне юк иде, чөнки стационар музейлар белән эшләү тәҗрибәсе бар.

ТР Һөнәрчелек палатасы идарәсе рәисе Нури Мостафаев, сувенир продукция компанияләре җитәкчеләре һәм әлеге палата әгъзалары Марина Абдуллина, Александр Рачукның журналистлар аша җәмәгатьчелеккә җиткерәсе фикерләре шундый булды.

Н.Мостафаев, Татарстан Прокуратурасына, ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгына, ТР Мәдәният министрлыгына, монополиягә каршы хезмәт комитетына хатлар җибәрдек, Татарстан Хөкүмәтенә мөрәҗәгать белән чыгачакбыз, җирле товар җитештерүчеләрнең хокукларын судта яклаячакбыз, чөнки патент алып, биредә бүген сүз барган товар җитештерүдә монополия оешу чалымнары сизелә, диде. Ә инде ТР Прокуратурасыннан алынган җавапта “Казан Кремле” музей-тыюлыгы РФ Гражданлык кодексының 1483 нче маддәсе 4 нче өлеше таләпләренә карамастан, милек хуҗасы – ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы ризалыгыннан тыш Казан Кремле ансамблена кергән мәдәни мирас объектлары сурәтләрен һәм атамаларын товар билгесе итеп куллануга хокукны үзенә генә теркәткәнлеге һәм, шуңа карата чаралар күрү, хилафлыкларны бетерү максатында, ТР Премьер-министрына мәгълүмат бирелүе хакында әйтелә.

Республика халык кәсепчелеге һәм сувенир продукция җитештерү турындагы яңа программа проектын әзерлибез, ТР Һөнәрчелек палатасы әгъзаларына (ә алар 400ләп) җирле товар җитештерүчеләр буларак Казан Кремлен продукцияләрендә сурәтләргә рөхсәт бирүләрен һәм җитештергән товарны берәмтекләп исәпләү ише өстәмә бухгалтерлык исәпләүләреннән азат итүләрен сораячакбыз. Беренчедән, җирле товар җитештерүчегә ярдәм була, икенчедән, ТР Һөнәрчелек палатасында сәнгать-экспертлык советы булдырыла һәм ул оешма Татарстан товар базарына тәкъдим ителә торган сувенир продукциянең сыйфатын, әхлак кануннарына сыешу-сыешмавын, авторлык хокуклары саклануын контрольда тотачак, дип шәрехләде Н.Мостафаев.