Казанда яман шешләрне диагностикалау буенча симпозиум узачак

Иртәгә Республика клиник онкология диспансерында Россиядә ашказаны-эчәк юлларындагы яман шешләрне диагностикалау мәсьәләләренә багышланган фәнни симпозиум узачак
(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Иртәгә, 25 июнь көнне, Республика клиник онкология диспансерында Россиядә ашказаны-эчәк юлларындагы яман шешләрне диагностикалау мәсьәләләренә багышланган фәнни симпозиум узачак.
Симпозиумны оештыручы – Республика клиник онкология диспансерының кешедәге яман шешләрне диагностикалау буенча иммуногистохимия лабораториясе мөдире, Казан дәүләт медицина университеты профессоры Семен Петров “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, әлеге симпозиумда илебездән килгән онкоморфология белгечләре катнашачак. “Бүген ашказаны-эчәк юлларындагы яман шешләргә, аларны молекуляр яктан дөрес бәяләмичә диагноз куеп булмый. Безнең лаборатория 1996 елдан башлап молекуляр диагностика һәм 1998 елдан онкоморфологлар өчен семинар-мәктәпләр оештырып укыту эше белән шөгыльләнә”, - диде Семен Петров.
Иммуногистохимия диагностикасы лабораториясе Россиядә Идел буе федераль округы лабораторияләре өчен референс-үзәк булып санала. Анда илнең төрле шәһәрләреннән иң авыр очраклар карала. Быелның алты аенда гына шундый 2500 очрак тикшерелде.