Капиталь ремонтка подрядчылар 5 елга гарантия бирә,шуңа шикаятьләр соңыннан да кабул ителә

ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы С.Крайнов игълан иткәнчә, быел Татарстан капиталь ремонт эшләрен 15 сентябрь-1 октябрь тирәсенә төгәлләргә тиеш
(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Татарстанда күп фатирлы йортларда капиталь ремонт ясау кысаларында үткәрелә торган ремонт-төзелеш эшләренең сыйфаты мәсьәләләре буенча матбугат конференциясе булды.

Журналистлар белән очрашуга килгән ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов игълан иткәнчә, быел Татарстан 6,4 млрд. сумга (былтыр 14 млрд. сумлык эшләнде) 1099 йортны комплекслы ремонтлап, 2080 йортка хисап приборлары куеп, капиталь ремонт эшләрен 15 сентябрь-1 октябрь тирәсенә төгәлләргә тиеш, ә төзекләндерү эшләре сыйфат ягыннан елдан-ел яхшыра.

Бүгенгә исә 922 йортта төзекләндерү эшләре бара, инспекция тарафыннан 108 млн. сумлык эш башкарылганга актлар алынган, ләкин муниципаль берәмлекләрдән подрядчылар 2 млрд. сумлык эш башкаруы хакында мәгълүмат бар. Капиталь ремонт ясау белән шөгыльләнгән подрядчы оешмалардан 2008 елда 20се, 2009 елда 26сы намуссыз дип табылган һәм ул оешмалар быелгы капиталь ремонт программасында катнаштырылмаган. Шулай да, Дәүләт торак инспекциясе быел 3704 тапкыр тикшерү белән чыгып, 250дән артык подряд оешмасының 57сенә, эшләрендә хилафлыклар табып, кимчелекләрне бетерү өчен барлыгы 357 күрсәтмә бирергә өлгергән. Капиталь ремонт барган объектларны тикшереп, аерым алганда, куркынычсызлык техникасы үтәлеше буенча быел 52 хилафлык тапкан һәм алар, нигездә, саклык чаралары кулланмауга кайтып кала: эшчеләр каскасыз, саклык билдәмәсеннән башка эшли, шулай ук куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар уздырылу турында имзаланырга тиешле журнал тутырылмый һ.б. Шулардан 14 очрак буенча материаллар хезмәт инспекциясенә тапшырылган. Агымдагы елда, үкенечкә, Бөгелмә белән Чаллыда 1әр кеше түбә япканда егылып төшеп һәлак булган. Бер сезонда ике сезонлык капиталь ремонт башкарылган узган елны 8 үлем очрагы булуы мәгълүм. “Быел аеруча түбә ябучыларга игътибар бирергә кирәк, чөнки куркынычсызлык техникасын үтәмиләр, көннәр эссе дип, еш кына каска, билдәмәләр кулланмыйлар, түбәдә йөрегәндә кигән аяк киемнәре дә куркынычсызлык таләпләренә туры килми, шактыенда пляж аяк киеме генә”, - дип белдерде С.Крайнов.

Бу мәсьәләдә Татарстанда эш барышын яктырта торган капиталь ремонт порталында шикаятьләр, тәкъдимнәр кабул ителә, хилафлыклар фотога төшереп җибәрелсә, тагын да әйбәт, дип, Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе республиканың кайсы шәһәр һәм районына программа буенча күпме акча биреләсе хакында белешеп булын хәбәр итте: http://kapremont.tatar.ru/index.htm/fp/stats/. Капиталь ремонт булган йортларда торучылардан шикаятьләр исә капиталь ремонттан соң хәтта берничә ел узгач та кабул ителә, чөнки башкарылган эшкә подрядчылар 5 елга гарантия бирә, дип искәртте С.Крайнов.