Ел башыннан алып Казан Вахитов районында эшсезлек дәрәҗәсе 0,2 процентка кимегән

1 гыйнвардан 1 июньгә кадәр теркәлгән эшсезләр саны 747 кешедән 693 кешегә кадәр кимегән
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Бу елның 5 аенда Вахитов районы халык мәшгульлеге үзәгенә 7089 кеше мөрәҗәгать итте, дип белдерде Казан Вахитов районы матбугат хезмәте.
Бу чорда Вахитов районы предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләреннән 8697 вакансия тәкъдим ителгән, шул исәптә 6062 вакансия эшче белгечлекләре буенча.
Эшсезлек дәрәҗәсе 1,7 проценттан 1,5 процентка кадәр кимегән. Шулай ук теркәлгән эшсезләр саны да кими. 2010 елның гыйнварына – 747 кеше, 1 июньгә - 693 кеше.