2008 елның биш ае эчендә 891,5 мең квадрат метр мәйданда торак куллануга тапшырылган

Түбән Кама һәм Алабуга муниципаль районнарында торакны куллануга күчерү буенча еллык биремне үтәүгә җитди рәвештә июль аеннан керешәчәкләр
(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). “Татарстанстат” мәгълүматлары буенча, 2008 елның биш ае эчендә 891,5 мең квадрат метр мәйданда торак куллануга тапшырылган, бу еллык биремнең 41,2 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хәбәр итте.
Торакны файдалануга бирү буенча, еллык биремнең 80 процентын үтәгән Буа, 68 процентын үтәгән Саба, 66,5 процентын үтәгән Баулы, Теләче (54,1 процент), Мамадыш (53,8 процент), Сарман (51,7 процент), Әлки (51,4 процент), Нурлат (51,2 процент), Тукай һәм Кайбыч муниципаль районнары – әйдәманнар исемлегендә. Түбән Кама, Яңа Чишмә, Ютазы, Алабуга, Бөгелмә, Спасс, Балык Бистәсе, Лаеш муниципаль районнарында торак кертү буенча еллык бирем 25 процентка якын дәрәҗәдә үтәлгән.
Министр билгеләп узганча, Түбән Кама һәм Алабуга муниципаль районнарында торакны куллануга күчерү буенча еллык бирем үтәлешенә җитди төстә июль аеннан тотыначаклар.