Лаеш районында пенсионер хатынны үтерүдә гаепләп 26 яшьлек инвалид тоткарланган

Лаеш районында пенсионер хатынны үтерүдә гаепләп 26 яшьлек инвалид тоткарланган

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстанның Лаеш районы хокук саклау органнары тарафыннан Казанда өлкән яшьтәге хатынны үтерүдә гаепләнеп икенче төркем инвалид тоткарланган. Әлеге хатынның таралган гәүдәсе алдагы көнне Лаеш районындагы шәхси йортларның берсендә табылган.

22 июнь көнне 16 сәгатьтә Зимняя Горка авылында беркайда да эшләмәүче ир-ат йортында 66 яшьлек хатынның башы ярылган гәүдәсе табыла. Җинаять эзләү бүлеге хезмәткәрләре һәм участок милициясе вәкиле тарафыннан Лаеш районының Каеп авылында яшәүче 26 яшьлек икенче төркем инвалид тоткарлана. Әлеге җинаятьнең исерек хәлдә эшләнүе ачыкланган.