Казанда почта бүлекчәсен талауда шикле кеше тоткарланган

Казанда почта бүлекчәсен талауда шикле кеше тоткарланган

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Казанда кайнар эз буенча почта бүлеген талауда шикле кеше тоткарланган. Әлеге җинаять алдагы көнне 17 сәгатьтә Вишневский урамында эшләнә.

Битлекләр кигән ике билгесез кеше хезмәткәрләр йөри торган ишектән почта бүлекчәсенә үтеп керә. Пистолетка охшаган әйбер белән янап, почтаның өч хезмәткәрен скотч белән бәйлиләр һәм 240,5 мең сум акча урлыйлар. Ведомстводан тыш саклау бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, әлеге җинаятьне эшләүдә гаепләп, беркайда да эшләмәүче һәм элек җинаятькә тартылган 22 яшьлек кеше тоткарланган.