Камил Исхаков Россиядә Казанның 1000 еллыгына бүләк рәвешендә нәшер ителгән Коръәннең беренче күчермә басмасын Минтимер Шәймиевкә бүләк итте

Камил Исхаков Россиядә Казанның 1000 еллыгына бүләк рәвешендә нәшер ителгән Коръәннең беренче күчермә басмасын Минтимер Шәймиевкә бүләк итте

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Диләрә Рәхимова). Бүген “Казан” мәдәни күңел ачу үзәгендә “Идел-Урал төбәгендә Ислам мәдәнияте” II Халыкара симпозиумының ачылу тантанасында Коръәннең күчермә басмасын тәкъдир итү булды, ул мөселманнарның изге китабының дөньяда беренче басмасы булып тора.

Казан мэры Камил Исхаков Казанның 1000 еллыгы һәм Кол Шәриф мәчете ачылу уңаеннан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә, Ислам конференциясе оешмасы генераль сәркатибе Әкмәледдин Ихсан углына, Россия Федерациясенең региональ үсеш министры Владимир Яковлевка, Ислам тарихы, мәдәнияте һәм сәнгате буенча Халыкара фәнни үзәге генераль директоры Халит Эренга басмаларның берәр данәсен бүләк итте. Әлеге басманың бер данәсе Казан дәүләт университетының Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенә тапшырылды.

Коръән беренче тапкыр Казанның “Азия” нәшриятында 1803 елда басылып чыккан, ә аңа кадәр мөселманнарның изге китабын күчереп язылган.