Фәүзия Бәйрәмова иҗаты турында китап дөнья күрде

Фәүзия Бәйрәмова иҗаты турында китап дөнья күрде

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Казанда яшь һәм талантлы галимә Алсу Шәмсутованың Фәүзия Бәйрәмова иҗаты белән кызыксынучылар һәм татар әдәбиятын тирәнтен өйрәнүчеләр, шулай ук югары уку йортлары студентлары һәм мәктәп-гимназияләр укытучылары өчен кулланма әсбап буларак тәкъдим ителгән «Фәүзия Бәйрәмова прозасы» дигән китабы дөнья күрде.

Алсу Шәмсутова Ф.Бәйрәмованың соңгы ун елда иҗат иткән прозасындагы сәнгатьчә фикерләүне, Ислам мифологиясе иҗатындагы символларны, мотивларны, психологизмны, шулай ук фәлсәфи эстетик карашларның үзенчәлеген яктырту белән бергә, аның иҗатына җентекле, дәлилле һәм төпле фәнни анализ да бирә. Анда шулай ук язучы әсәрләренә карата куелган төпле сораулар һәм биремнәр дә бар. Авторның язучы әсәрләренә багышланган әдәби-тәнкыйть мәкаләләре дә әлеге хезмәттә кушымта рәвешендә урын алган.