Япония комикслары герое Казанда бәлешне һәм чәкчәкне ошаткан

Бута-Чан курчагы — Япониянең популяр язучы Хироко Ода комикслары героинясы узган ялларда Казан буйлап йөреп кайтты һәм Татарстан башкаласыннан бик канәгать калды.

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Бута-Чан курчагы — Япониянең популяр язучы Хироко Ода комикслары героинясы узган ялларда Казан буйлап йөреп кайтты һәм Татарстан башкаласыннан бик канәгать калды.

Япон кызы чәкчәк һәм бәлеш аеруча яраткан. Бута-Чан Татарстан башкаласына Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты чакыруы буенча килгән.

«Комикслар герое Казан Кремлендә, Бауман үзәк урамында булды, Сөембикә манарасын һәм „Кол Шәриф“ уникаль мәчетен карады, Иске Татар бистәсенең төзеклеген бәяләде. Аңа барысы да бик ошады! Ул шәһәребездән бик канәгать», — дип сөйләделәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.

Әлеге сәяхәтне япон тамашачылары Zoom дагы телекүпер аша күзәтте.

Фотосурәтләр Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты тарафыннан тәкъдим ителде.