Казаннан Саратовка яңа авиарейс ачылды

Рейслар атнага ике тапкыр график буенча башкарылачак.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). 23 майдан Red Wings авиакомпаниясе Казаннан Саратовка яңа авиарейс башлап җибәрде, дип хәбәр итә «Казан» халыкара аэропорты матбугат хезмәте.

Рейслар атнага ике тапкыр график буенча башкарылачак:

якшәмбе көннәрендә:

• Казаннан 18:40 сәгатьтә очып китә, Саратовка 20:55 килә;

• Саратовтан Казанга 17:35 китә, Казанга 17:50 килә;

пәнҗешәмбе көннәрендә:

• Казаннан 18:25 сәгатьтә очып китә, Саратовка 20:40 сәгатьтә килеп җитә;

• Саратовтан Казанга - 21:30, Казанга 21: 45 килә.