Быел Казандагы җәйге лагерьлар тирәли полиция һәм Росгвардия патрульләре йөри

Барлык муниципаль лагерьлар да видеокамералар белән җиһазландырылган.

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Быел Казандагы җәйге лагерьларны полиция һәм Росгвардия патрульләре даими рәвештә әйләнеп чыгачак.

Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Һәр лагерь койма белән әйләндереп алынган, тәүлек әйләнәсе каравылчы эшли. Җәйге ял чорында лагерьлар полиция хезмәткәрләре һәм Росгвардия патрульләренең маршрутына кертелә», - диде Фәизов.

Барлык лагерьларда да контроль-үткәрү пунктлары булдыру ниятләнә, аларда ике пост эшләячәк. Беренче пост – лагерьга керү урынында кизү тору, икенчесе – территорияне даими әйләнеп чыгу өчен.

Контроль-үткәрү пунктларында, шулай ук лагерь башлыгы бүлмәсендә иминлек системалары урнаштырылачак.

Барлык муниципаль лагерьлар да видеокамералар белән җиһазландырылган, аларның территориясе тулысынча контрольдә тотыла, дип искәртте спикер.