Татарстанда кырау төшү сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде

Шимбәгә каршы төндә, 25 майда, урыны белән -1 градуска кадәр кырау көтелә.
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Татарстанда кырау төшү сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.25 һәм 26 май төнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада -1, туфракта -3 градуска кадәр кырау көтелә. Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, синоптиклар Татарстан халкын һәм республика кунакларын көчле җил һәм көннең суытуы хакында кисәткән иде.