Самара өлкәсендә Башкорт корылтае була

Җыелышта Большеглушицкий районының “Башкорт корылтае” иҗтимагый оешмасын төзү турында сөйләшәчәкләр.
(Казан, 24 май, “Татар-информ”). 1 июньдә Самара өлкәсенең Көньяк Большеглушицкий районы мәдәният йортында һәм 2 июньдә Самара өлкәсенең Олы Чирегово районы Иргиз бистәсе мәдәният йортында Беренче районкүләм Башкорт корылтае узачак. Бу турыда “Самара татарлары” сайтында хәбәр ителә.Җыелышның көн тәртибенә Большеглушицкий районының “Башкорт корылтае” иҗтимагый оешмасын төзү, район иҗтимагый оешмасының башкарма органнарын сайлау, оешма рәисен сайлау мәсьәләләре куелган.Җыелыш ахырында концерт тәкъдим ителәчәк.