Чирмешән мемориаль үзәгендә «Музей төбәк тормышында» дигән республика семинары узачак

Чирмешән мемориаль үзәгендә «Музей төбәк тормышында» дигән республика семинары узачак

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Дания Моисеева). 27нче майда Чирмешән мемориаль үзәгендә «Музей төбәк тормышында» дигән республика зона семинары узачак. Анда музей эшчәнлегенә кагылышлы актуаль проблемалар турында сөйләшү була.

Быел Чирмешән мемориаль үзәгенә 25 ел, ә аның оештыручысы һәм җитәкчесе Николай Фроловка 65 яшь тулды. Семинарда катнашучылар районның баш архитекторы Равил Мөхәммәтшин белән Чирмешән авылы буенча экскурсия ясаячак. Ә музейның фәнни хезмәткәре Миләүшә Батыршина аларны Мемориаль үзәкнең экспозициясе белән таныштырырга тиеш. Кунакларны шулай ук Чирмешән районы хакимияте вәкилләре дә сәламләр дип көтелә.

Семинарны Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Рафаэль Вәлиев ачып җибәрәчәк. Ул министрлыкның «Иң яхшы музей — 2004» дигән дипломнарын да тапшырырга тиеш. Семинарда Милли музей директоры Геннадий Муханов, Хәтер китабының баш мөхәррире Анатолий Иванов һәм шул ук китапның эшче төркеме җитәкчесе Михаил Черепанов та чыгыш ясаячак. Чирмешән Мемориаль үзәге директоры Николай Фролов үзәкнең батырлык һәм хәсрәт темасына багышланган үзенчәлекле материаллары һәм аларны туплаудагы эшчәнлек хакында сөйләр дип көтелә.

Тарих укытучысы Вера Дергунова һәм «Наш Черемшан» газетасының баш мөхәррире урынбасары Евгений Ромин музей белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Мемориаль үзәк хезмәткәрләре күп кенә Бөек Ватан сугышында билгесез югалганнарны табу һәм башка шәхесләрнең язмышларын ачыклау буенча зур эш башкарган. Шул уңайдан Тәлгать Исхаков һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан Александра Жданкина чыгыш ясарга җыена.