Бүген Казанда Печищидагы Янка Купала музеена 30 ел тулу уңаеннан килгән Белоруссия кунаклары белән очрашу була

Бүген Казанда Печищидагы Янка Купала музеена 30 ел тулу уңаеннан килгән Белоруссия кунаклары белән очрашу була

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Дания Моисеева). Бүген Казанның Халыклар дуслыгы йортында Югары Ослан районы Печищи авылындагы Янка Купала музеена 30 ел тулу уңаеннан «түгәрәк өстәл» оештырыла. Анда Белоруссиянең Мински шәһәрендәге Янка Купала дәүләт әдәби музее вәкилләре һәм Казандагы белорус җәмгыяте әгъзалары да катнаша.

«Түгәрәк өстәл»дә катнашучылар арасында шулай ук республиканың Яшьләр, спорт һәм туристлык эшләре буенча министрлыкның туристлык бүлеге мөдире Евгения Новикова, Печищи авылындагы Янка Купала музее директоры Римма Абызова һәм әлеге музейның экспозиция авторы Люция Дмитриева да бар. Люция Павловна шул уңайдан «Татар-информ» хәбәрчесенә музейның ничек итеп барлыкка килүе турында сөйләде.

Музейның беренче экспонатлары язу өстәле, репродуктор һәм карават кына иде, дип искә ала ул. Янка Купаланы белүче авыл кешеләре ярдәмендә язучы яшәгән бүлмәнең ничек булганлыгы яңадан торгызылган. Аның җиһазлары шул чордагы әйберләрдән булдырылган. Минскидагы Янка Купала әдәби музее белорус әдибенең чемоданын һәм башка берничә шәхси әйберен биргән. Печищидагы йортта Янка Купаланың шигырьләре басылган «Правда» газетасы һәм аның доклады урын алган Язучылар съезды брошюрасы табылган. Люция ханым әйтүенчә, музей ачылган елларда анда килүчеләр бик күп булган. «Белоруссиядә сугыш вакытында партизаннар арасында булган татар язучысы Зәки Нури Янка Купаланың «Белорус партизаннарына» дигән шигыренең аларга җиңүгә өндәүче байрак булуы турында сөйли иде. Ул музейда Янка Купалага багышланган шигырьләрен дә укыды», — дип сөйли Люция Дмитриева.

Музей директоры әйтүенчә, 28 майда узачак юбилей бәйрәмендә Белоруссия илчелеге вәкилләре дә катнашыр дип көтелә.