«Айдар» театр-студиясе үзенә яңа талантлар җыя

«Айдар» театр-студиясе үзенә яңа талантлар җыя

(Уфа, 24 май, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Танылган җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Айдар Галимов җитәкчелек иткән «Айдар» театр-студиясе үзенә яңа талантлар җыю хакында белдерде. Көзге айларда Айдар Галимов үзенең иҗатташ дуслары белән өр-яңа концерт әзерләп өлгертергә ниятли. Шуңа күрә дә ул популяр сәнгать коллективын талантлы яшь җырчылар, музыкантлар һәм биючеләр белән тулыландырырга булды.

«Айдар» театр-студиясе, халкыбызның җыр-моңнарын яратучыларга өр-яңа исемнәр тәкъдим итү максатында, шушы елның 6-12 июнь көннәрендә яшь талантлар арасында иҗади сынау-кастинг оештыра. Үз көчләрен сынап карарга теләүчеләргә баштан ук бер төп шарт куела – алар сәнгать буенча һөнәри белем алган булырга тиеш. Ә инде иҗади сынау вакытында алар тагын бер кат үз осталыкларын һәм сәләтләрен күрсәтергә тиеш. Милли сәнгатебездә яңалык булырдай моңлы һәм көчле тавышлы җырчылар, виртуоз музыкантлар һәм ут чәчрәтеп биердәй биючеләр әлеге сынауда катнашу өчен рәхәтләнеп бүгеннән үк мөрәҗәгать итә ала. Сәнгать имтиханын үтәргә теләүчеләр «Айдар» театр-студиясенә иртәнге 35-98-88 һәм 31-57-00 телефоннары буенча шалтыратып, үзләренә җайлы вакытка языла ала.

Әйдәгез, милләтнең сәләтле яшьләре, «Айдар» театр-студиясе иҗатчылары сафында халкыбызга рухи хезмәткә! Әлеге популяр сәнгать коллективында соңгы ун ел эчендә бихисап талантлы яшьләр канат ныгытып соңрак, үзләре аерым иҗат төркемнәре оештырды, халык арасында танылган сәхнә йолдызлары булып өлгерде. Хәзер дә Айдар Галимов милләт яшьләренә үз сәләтләрен үстерү өчен бар мөмкинлекләрне бирә.