«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге вәкилләре Казанда өмәгә чыкты

Акциядә катнашучылар территорияне корыган яфраклар һәм ботаклардан, чүп-чардан арындырды.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре, Дәүләт Думасы депутатлары Ольга Павлова һәм Илдар Гыйльметдинов Казанның Лядской бакчасында оештырылган өмәдә катнашты.

Активистлар арасында иҗтимагый кабул итү бүлмәсе, «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» вәкилләре, партия тарафдарлары һәм волонтерлар, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары да бар иде, дип хәбәр итә партиянең Татарстан бүлеге матбугат хезмәте.

Акциядә катнашучылар территорияне корыган яфраклар һәм ботаклардан, чүп-чардан арындырды. Җыештыру процессында алар эковикторинада да катнашты.

Ольга Павлова бүген бөтен ил күләмендә өмәләр оештырылуы, моның бик зур, кешеләрне берләштерә торган идея булуын билгеләп үтте.

«„Бердәм Россия» партиясе әгъзалары һәм тарафдарлары, төрле дәрәҗәдәге депутатлар дөньяны тагын да яхшырак, әйләнә-тирәбезне чистарак итү, без яши торган шәһәр һәм бистәләрдә урнашкан парклар һәм скверлар территориясен тәртипкә китерү өчен әлеге акциягә чыкты», — диде парламентарий.

Илдар Гыйльметдинов бүгенге өмәнең аның өчен бу сезонда беренчесе генә булмавын билгеләп үтте. Узган ял көннәрендә ул һәм партия активистлары Юдино бистәсендәге мемориаллар территориясен тәртипкә китергән. Депутат татарстанлыларны мондый мемориаллар территориясен җыештыруда актив катнашырга чакырды.

«Өмә — бәйрәм ул. Әйләнә-тирәне тәртипкә китерү өчен депутатлар, республика җитәкчелеге чыга икән, бу — кайда гына эшләсәк тә, без шәһәребезнең чисталыгы турында уйларга тиеш икәнен искәртә торган сигнал», — диде Илдар Гыйльметдинов.