Саба районы «Татар авылы» конкурсының Гран-при бүләгенә лаек булды

Җиңү хөрмәтенә Саба районында, артистлар катнашында, матур бәйрәм оештырылачак.

(Саба, 24 апрель, «Татар-информ», «Саба таңнары»). Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татарлар» газетасы тарафыннан оештырылган «Татар авылы» конкурсында Саба районы Гран-при яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге җиңү районның «Ак калфак» җирле бүлекчәсе җитәкчеләре булган китапханәче кызларыбызның бердәм, тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Алар «Авылым кешеләре» номинациясенә 34, «Авылым бизәкләре» номинациясенә 3 язма җибәрде.

Бәйге 14 февральдә башланды һәм 10 мартта төгәлләнде.

Конкурс татар авылларының матурлыгын, төзеклеген күрсәтү; татар авылларында яшәүче тырыш кешеләрне, булдыклы эшмәкәрләрен, игелекле меценатларын барлау, аларның хезмәтләрен күрсәтү, милләттәшләребез арасында таныту максатыннан үткәрелде.

Бөтендөнья татар конгрессы сайтындагы рәсми мәгълүматтан күренгәнчә, җиңү хөрмәтенә Саба районында, артистлар катнашында, матур бәйрәм оештырылачак.