420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Мамадыш шәһәренә реконструкциядән соң Мәңгелек ут өчен йолдызны алып кайттылар һәм урнаштырдылар. Бу турыда «Нократ» газетасы яза.
Мамадыш районының баш архитекторы Рамил Миңнеханов сөйләвенчә, йолдызның нигезе гранит ташыннан ясалган, ә өсте күгәрми торган корычтан коелган. «Мәңгелек ут гел янып торачак», — диде ул.
27 апрельдән Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл торгызу эшләре дәвам итәчәк. Төзүчеләр «1941–1945» саннарын кызыл буяу белнә буярга тотыначак.