news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан йөри торган районара автобус маршрутлары ачылды

Пассажирлар автобусларда бакчаларга бара ала.

Казаннан йөри торган районара автобус маршрутлары ачылды
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Бүген Казаннан берничә шәһәр яны муниципальара автобус маршруты йөри башлады. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр.

Аерым алганда, Казан — Матюшино совхозы (дача бистәләре) һәм Казан — Шәле маршруты ачылды. Казаннан Матюшино совхозына автобуслар Шаляпин урамындагы тукталыштан 8.30 һәм 15.50 сәгатьтә, кире юнәлештә — 9.30 һәм 17.00 сәгатьтә кузгала.

Казаннан Шәлегә автобус «Көнчыгыш» автовокзалы янындагы тукталыш мәйданыннан 8.30 һәм 16.00 сәгатьтә, кире юнәлештә — 10.00 һәм 17.00 сәгатьтә юлга чыга.

Моннан тыш, 27 апрельдән Казаннан («Көнчыгыш» автовокзалыннан 8.00 һәм 16.00) Ленино-Кокушкинога (кире 9.00 һәм 17.00), шулай ук Татарстан башкаласыннан (5.50 һәм 16.30) Кощаковога (кире 6.20 һәм 17.00) автобус рейслары яңартыла.

Автобуслар 27 апрельдән (7.45 һәм 16.00 сәгатьтә Компрессор заводы тукталышыннан) Усадка (кире 8.30 һәм 17.00) һәм Татарстан башкаласыннан (7.45 һәм 16.00) Бөрелегә (кире 8.30 һәм 17.00) йөри башлаячак.

«Әлеге расписание үз-үзеңне изоляцияләү чоры өчен билгеләнгән», - диделәр министрлыкта.

Татарстанда 1 апрельдән муниципалитетлар арасында һәм төбәкара автобусларда пассажирлар ташу туктатылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100