Казанда салкын булу сәбәпле, йортларга җылылык бирүне туктату вакытын күчерделәр

Татарстан башкаласында ягып җылыту сезоны бүген төгәлләнергә тиеш иде.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Казанда ягып җылыту сезоны киләсе атнада төгәлләнәчәк. Коронавирус таралуга каршы тору буенча оператив штабта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин шул хакта әйтте. Бу хакта  Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җылылык бирү бүген туктатылыр дип планлаштырылган иде.

Гыйниятуллин сүзләренчә, җылыту сезонын тәмамлау салкыннар килү сәбәпле күчерелгән.