420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). 26 апрельдә Уфадан Казанга сиксәнләп кеше әйләнеп кайтачак, ә 27 апрельдә Самарада булган Татарстан кешеләре кайта. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча штаб утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
«26 апрельдә - Уфадан ике рейс, ә 27 апрельдә Самарадан ике рейс көтелә. Аларны монда обсервациягә «Ливадия» шифаханәсенә яисә «Регина» кунакханәсенә урнаштырабыз», — дип хәбәр итте Фазлыева.
Элегрәк «Татар-информ» 22 апрельдә «Казан» халыкара аэропортына Һиндстанның Гоа штатыннан 171 пассажир кайтуы турында хәбәр иткән иде.