"Татар-информ"да 8 томлык "Татар әдәбияты тарихы" басмасын әзерләү турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
(Казан, 24 апрель, "Татар-информ"). Иртәгә, 25 апрельдә, 13:00 сәгатьтә "Татар-информ"да 8 томлык "Татар әдәбияты тарихы" басмасын әзерләүгә багышланган матбугат конференциясе булачак.Чарада Татарстан Фәннәр Академиясенең вице-президенты, филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина, Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, сигез томлык "Татар әдәбияты тарихы" басмасының төзүчесе һәм җаваплы мөхәррире Равил Рахман катнашачак. "Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гәммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.Аккредитация өчен электрон почта: [email protected]