Санкт-Петербург татарларын Тукай-квестка чакыралар

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәм татар теленә багышланган Тукай-квест 28 апрельдә була.
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта яшәүче татарлар өчен Тукай-квест оештыралар. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәм татар теленә багышланган Тукай-квест илебезнең төньяк башкаласында узачак. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге теләге булган һәркемне Тукай-квестта катнашырга чакыра.Биредә яңа кешеләр белән танышу, белемне арттыру, шулай ук шәһәр турында күбрәк белем туплау мөмкинлеге булачак.Чара Санкт-Петербург шәһәрендә 28 апрельдә 14.00 сәгатьтә башлана.