24 апрельнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Татарстанда грипп белән авыручылар саны кимегән, Казанда беренче татар фотография мәктәбе күргәзмәсе оештырылды.
Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда төзелгән Төркия заводларына ихтыяҗ зур / Татарстан Президенты Төркиянең сәүдә палаталары һәм биржалар берлеге җитәкчесе Рифат Хисарҗиклыоглу белән очрашты.Фәрит Мөхәммәтшин: Салым законнарын муниципалитетлар файдасына яңадан карарга кирәк / Муниципалитетларны салым базасын киңәйтү, үз территорияләрендә бизнесны үстерү белән кызыксындырырга кирәк, дип саный Татарстан Дәүләт Советы Рәисе. Рөстәм Миңнеханов Казанда Рамазан Абдулатыйпов белән очрашты / Яклар Россия белән ислам дөньясы арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту турында фикер алыштылар.Миңнеханов: Татарстан – Россия белән ислам дөньясы арасында бәйләүче буын / Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-дәүләтләре делегацияләре Казанга XI халыкара икътисадый саммитта катнашу өчен килделәр.Татарстанда хәләл продукция базары ел саен 10-15 процентка арта / “Җитештерү технологиясе, шәригать кануннарына туры килүе катгый контрольдә тотыла”, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары.Татарстанда беренче тапкыр, вакцина ясату сәбәпле, грипп белән авыручылар саны кимегән / “2018 елда барлык халыкның 48 процентына прививканың әлеге төре ясалды”, - диде Роспотребнадзор идарәсе вәкиле.Миләүшә Хәйруллина музыкасы Халыкара хор коллективлары бәйгесендә зур бәягә лаек булды / "Ул безнең татар музыкасына һәм мәдәни мирасыбызга космик биеклектән карый ала торган иҗат әһеле", - ди бәйгенең сәнгать җитәкчесе Әлфия Җаббарова.Сергей Лаврентьев Казан кинофестиваленең түрәләрчә булуы сәбәбен аңлатты / Казанда халыкара мөселман кинофестивале башлады.Мөфти хәләл продукциягә халыкара сертификат турында: Кайбер эшмәкәрләр моңа әзер түгел / Республиканың 72 предприятиесе хәләл продукция җитештерә, тик халыкара сертификат бары тик бер БККда гына бар."Кәрия-Зәкәрия" халык уеннары бәйгесендә җиңүчеләр билгеле / Фестиваль Россиядә театр елы игълан ителү уңаеннан һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында уздырыла.Казанда беренче татар фотография мәктәбе күргәзмәсе оештырылды / Татар фотография мәктәбе укучылары татар язучыларын яңа форматта төшергәннәр.Камил Сәмигуллин: Мөселманга бишектән ләхеткә кадәр хәләл яшәү мөмкинлекләре булырга тиеш / Татарстан мөфтие хәләл яшәү рәвешен булдырырга ниятләп, Казанда зур мәктәп төзү планы булуын әйтте.Казан халыкара мөселман киносы фестивале дөнья премьерасы белән ачыла / Казанда халыкара мөселман кинофестивале башланды."Татар-информ"да 8 томлык "Татар әдәбияты тарихы" басмасын әзерләү турында сөйләшәчәкләр / Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.Кыргызстан вәкиле үзләрендә хәләл индустриягә кагылышлы яңа нигезләмә эшләнгәнен әйтте / Кыргызстанда Икътисад министрлыгы каршында шәригать өлкәсендә махсус консультатив орган оештыру ниятләнә.