Урман участокларын даими файдалануның барлык төрләре буенча 519 аренда килешүе төзелгән

Быел урман участокларын арендалау килешүләре төзү хокукын сату буенча 7 аукцион уздырылган, 22,5 мең гектарга якын гомуми мәйданда 39 урман участогы сатылган, ләкин...

           (Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстандагы 268,8 мең гектар гомуми мәйданда урман участокларын даими, ягъни вакыт белән чикләмичә файдалануның барлык төрләре буенча 519 аренда килешүе төзелгән. Быел I кварталда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы урман участокларын арендалау килешүләре төзү хокукын сату буенча 7 аукцион уздырган, нәтиҗәдә, 22,5 мең гектарга якын гомуми мәйданда 39 урман участогы сатылган, алар исә, нигездә, ау, авыл хуҗалыгы, урманда җимеш бирә торган үсемлекләр үстерү максатларында кулланыла.

 

Шушы 3 айда барлык дәрәҗә бюджетларга 35,5 млн. сум акча кергән, ләкин планда 62,2 млн. сум каралган, димәк, план 57 процентка гына үтәлгән. Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында елның I кварталында “Лесничество” һәм “Лес” дәүләт бюджет учреждениеләренең эшчәнлеген анализлап, I ярты еллыкка урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге максат-бурычлар турында чыгыш ясаган министр урынбасары Илгиз Зарипов бу хәлне урман участокларын куллануда закон таләпләренә туры китерүгә мәҗбүр итү буенча лесничийларның урманнан файдаланучылар белән җитәрлек кадәр эшләмәвендә күрә. “Бу урында мин лесничийларның материалларны урман участокларын арендалау килешүләре төзү хокукын сату буенча аукционга куйганда әзерлек дәрәҗәсе түбән булуына игътибарны юнәлтәм. Моннан тыш, аукцион үткәрү турында игълан ителгәннән соң, әйтик, Яшел Үзән лесничествосының элек аукционга куеп милек буларак теркәлгән участокны куйганлыгы беленде. Нәтиҗәдә, ул участок аукционнан алынды, чөнки суд юлында йөрергә туры килер иде”, - дип белдерде ул. Ләкин бу участок мәсьәләсе күпкә катлаулырак булып чыкты һәм, аның очына чыгу өчен, Прокуратура, Регистрацион палатада ачыклык кертергә кирәк, дигән тәкъдим ясалды.  

           

           “Кәләй урман” дәүләт бюджет учреждениесеннән ау хуҗалыгы өчен 29,8 мең гектар җирдәге урман участогы буенча материаллар әзерләп аукционга куелган, ләкин “Троицкнефть” ЯАҖ линияләре корылмалары биләгән участоклар һәм гамәлдәге умарталыклар шушы гомуми мәйданнан алынмаган. Узган елның 10 октябрендә уздырылган аукцион нәтиҗәсендә, анда бердәндер катнашучы булган “Родная природа” коммерцияле оешмасы белән килешү төзелеп, быел февральда ул теркәлгән. Март аенда исә арендаланган участоклар, авыл хуҗалыгы эшләре алып бару өчен, аукционга куелган, хәзер проблемаларны хәл итү буенча эш алып барыла, дип, министр урынбасары буталчыклар китереп чыгарган очракларга тукталды.

 

            ТР урман хуҗалыгы министры Валерий Власов исә: “Әлеге мәсьәләләрне махсус контрольга алырга. Мондый эш чагыштырмача яңа, бу процедура үсеш ала гына бара, шуңа күрә лесничество җитәкчеләре белән, аның четерекле якларын өйрәнү максатында, укулар оештырырга, методик әсбаплар әзерләп таратырга кирәк. Моның ише хилафлыклар янә кабатланмасын”, - дип кисәтеп куйды.

 

Элеккеге техник белем алу системасының гамәлдән чыгуын, белгечләрнең белемнәрен күтәрү өчен шуны урман хуҗалыкларында торгызу зарурлыгын министр урынбасары да куәтләп: “Норматив база яңа, һәрберсенең аңлатмасы 2-3 яклы итеп аңларга нигез бирә, Прокуратура, Юстиция министрлыгы белән дә аларны хәл итүдә уртак фикергә килә алганыбыз юк. Документларга имза салганчы, аларны әйбәтләп өйрәнү таләп ителә, җаваплылык искиткеч зур”, - дип искәртте И.Зарипов.