ТР Дәүләт Советы депутатлары Лядской бакчасы территориясен тәртипкә китерәчәк

Дәүләт Советы депутатлары, парламент аппараты хезмәткәрләре “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә язгы өмәгә чыга
(Казан, 24 апрель, “Татар–информ”). Иртәгә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары һәм республика парламенты аппараты хезмәткәрләре “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә традицион язгы өмә кысаларында Лядской бакчасы территориясен тәртипкә китерәчәк.
Чарада катнашучылар парк территориясен җыештырачак, кыштан калган чүп–чарны җыеп шәһәр читенә чыгарачак, ташландык участокларны чистартачак, агачлар утыртачак.
Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” фракциясенең республика парламентындагы җитәкчесе Александр Гусев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре урынбасары, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин катнашыр дип көтелә. Бу хакта “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.