Татарстан синоптиклары ял көннәрендә җылы һава торышы вәгъдә итә

Куркыныч метеорология књренешлђре кљтелми
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр яварга мөмкин.
Шимбә көнне Казанда көндез температура 7–9 градус җылы, Татарстан буенча – 5–10 градус. 26 апрельгә каршы төндә республикада 3 градус җылыдан 3 градуска кадәр салкын көтелә.
Якшәмбе көндез алмашучан болытлы һава, республика буенча 7–12 градус җылы булуы көтелә.
Куркыныч метеорология књренешлђре кљтелми, дип хђбђр ителђ ТР Гидрометеорология џђм ђйлђнђ-тирђ мохит мониторингы идарђсе сайтында.