Иртәгә Казанда Җиңү көненә багышлап «Пациентларның хокукын якла!» акциясе узачак

Аны традиция буенча «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе оештыра
(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”). Җиңү бәйрәменә туры китереп, быел да «АК БАРС-Мед» медицина иминияте компаниясе өлкән яшьтәге гражданнар өчен «Пациентларның хокукларын якла!» дигән акция уздыра. Компаниянең җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, иртәгә 9 дан көндезге 3 кә кадәр югары квалификацияле эксперт-табиблардан (терапевт, кардиолог, невролог, офтальмолог, хирург, уролог һ.б.) республиканың дәвалау-профилактика учреждениеләрендә планлы медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы түләүсез консультацияләр алып булачак. Инде 200 дән артык кеше табиблардан консультация алу өчен алдан язылып куйган.

Акция компаниянең Островский урамындагы (38 нче йорт) бинасының 3 катында уза. Анда шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Мәҗбүри медицина иминияте, РФ Пенсия фондларының Татарстан бүлекләре, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе белгечләре катнаша.