Фәрит Фазылҗановка “ТР атказанган элемтә хезмәткәре” исеме бирелде

2005 елда Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры итеп билгеләнде
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗановка “ТР атказанган элемтә хезмәткәре” исеме бирелде.
Фәрит Фазылҗанов 1967 елның 24 июнендә Петропавловскиның Төньяк Казакъстан өлкәсендә туган. Халыкара элемтә академиясе академигы, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эксперт, А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты доценты, запастагы офицер.
Армиядән хезмәт итеп кайткач 1987 елда Казан авиация институтына укырга кергән.
2005 елда Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры итеп билгеләнде.
Күп санлы бүләкләре арасында “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, Федераль техник һәм эксперт контроль хезмәтенең “ТР Мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә нәтиҗәле эшчәнлек өчен” I дәрәҗәдәге медале бар, “Илнең профессиональ командасы” проекты лауреаты.
Өйләнгән, ике улы һәм кызы бар.