Бөгелмәдә Азәрбайҗан автономиясенең җирле оешмасы җыелышы советы рәисен сайладылар

Бөгелмәдә Татар мәдәнияты үзәгендә «Бөгелмә муниципаль районының Азәрбайҗан милли-мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы җыелышы узды.

(Бөгелмә, 24 март, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмәдә Татар мәдәнияты үзәгендә «Бөгелмә муниципаль районының Азәрбайҗан милли-мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы җыелышы узды. Утырыш барышында «Бөгелмә муниципаль районында Азәрбайҗан милли-мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы советы рәисе итеп Әхәдов Шарафат Мәлик Оглы сайланды һәм Уставны расладылар.

Анда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, Татарстан азәрбайҗаннарның региональ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Мостафаев Бәһрам Талыйб оглы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары Альберт Вәлиев һәм Бөгелмә муниципаль районы Советы Аппаратының җәмәгать оешмалары белән эшләү бүлеге начальнигы Лиана Нуретдинова катнашты.