«Татнефть» лагерьларында онлайн сменалар эшли башлады

Онлайн-лагерь режимында балалар билгеле биремнәрне үтәргә тиеш була.

(Әлмәт, 24 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). «Татнефть» компаниясе үз карамагындагы балалар лагерьларында тарихта беренче тапкыр «Пока мы дома» онлайн сменасын башлап җибәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Онлайн режимдагы сменаның эшчәнлеге Инстаграмдагы @liga_lagerey_tatneft рәсми аккаунтында алып барылачак.

Онлайн-лагерь режимында балалар билгеле биремнәрне үтәргә тиеш була. Иң актив катнашучыларны бүләкләр көтә.