news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бизнеска ярдәм күрсәтү буенча кайнар элемтә ачылды

Барлык мөрәҗәгатьләргә анализ ясала, профиль булдырыла, бизнес-омбудсмен аппараты кире элемтә тәэмин итә.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты бизнес вәкилләренә ярдәм күрсәтү буенча кайнар элемтә ачты. Бу хакта бизнес-омбудсменның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вәкаләтле вәкил аппаратында искәртүләренчә, бизнес Covid-19 коронавирусы таралуга, шулай ук нефтьнең бәясе кимү һәм валюта базарындагы вазгыятькә бәйле рәвештә билгеле бер кыенлыклар кичерә.

«Кайнар элемтә инде эшли, мөрәҗәгатьләр буенча чикләүләр юк, аларның барысына да анализ ясала, профиль булдырыла, шуннан соң кире элемтә тәэмин итәбез», - дип ачыклык кертте бизнес-омбудсмен Фәрит Габделганиев.

Колл-үзәк белгечләре шулай ук федераль үзәк тарафыннан булдырылган ярдәм чаралары комплексын киңәйтү буенча тәкъдимнәр кабул итә. Кайнар элемтә телефоны: 203-29-08. Шалтыратулар дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00-18.00 сәгатьләрдә кабул ителә.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда эшкуарларга өстәмә ярдәм чаралары тәкъдим ителүе хакында хәбәр иткән иде инде. Аерым алганда, салым түләүләрен һәм тикшерүләрне кичектерү, ташламалы кредит бирү, аренда түләүләре өчен мораторий кертү яки ставкаларны киметү кебек чаралар карала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100