Аксубай районында яшәүче ветеран-укытучы китабын якташларына багышлаган

Тарих укытучысы Шәүкәт Галимҗан улы анда танылган якташларның шәхес булып җитешүләре һәм аларның бай тормыш юлы турында сөйли.

(Аксубай, 24 март, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Ирина Крюкова). Аксубайның Яңа Ибрай урта мәктәбенең ветеран-укытучысы, мәктәп музеена нигез салучы Шәүкәт Кәбиров күренекле якташлар генерал-майор Алмас Әдһәмов һәм философия фәннәре докторы Мансур Абдрахманов турында Китап-альбом бастырып чыгару өчен материаллар әзерләгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тарих укытучысы Шәүкәт Галимҗан улы анда танылган якташларның шәхес булып җитешүләре һәм аларның бай тормыш юлы турында сөйли. Яңа Ибрай авылы республиканың горурлыгы булган күренекле шәхесләргә бай, яшь буынның алар турында белеп үсүе мөһим һәм кирәк. Һәм бу яктан да Шәүкәт Галимҗан улының хезмәте бәяләп бетергесез. Өч гасыр элек Чәтрән дип аталып йөртелгән әлеге зур авыл данын нәкъ менә кешеләр таныткан.

«Сугыш алдыннан хәрби училище курсанты, сугыш дәһшәтләрен аның башыннан алып Җиңү көненә кадәр кичергән солдат Алмас Әдһәмов илнең төп мәйданы – Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнашкан»,– дип яза автор генерал-майор Алмас Әдһәмов турында. Ә Мансур Абдрахманов, шулай ук Бөек Ватан сугышы катнашучысы, Шәүкәт Кәбиров язганча, Курск дугасы бәрелешләрендә авыр яралана.

Госпитальләрдә озак вакыт дәваланганнан соң, Казанга инвалид булып кайта. Гомеренең калган өлешен фәнгә багышлый. 1957 елдан КДУның философия кафедрасын җитәкли, бер үк вакытта ректорның фәнни эш буенча урынбасары булып эшли. Ул татар телендә басылып чыккан беренче философия китабы авторы. Шәүкәт Кәбировның үз хезмәтен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышлавы юкка түгел.