Әгерҗедә "Игелекле капкачлар" арткан

Узган елның декабрендә әлеге капкачларны җыю өчен район Мәдәният сарае каршындагы мәйданга махсус арт-объект урнаштырылган иде.

(Казан, 24 март, “Татар-информ”, “Әгерҗе хәбәрләре”). Әгерҗедә “Игелекле капкачлар” акциясе дәвам итә. Бу хакта район басмасы яза.

Узган елның декабрендә әлеге капкачларны җыю өчен район Мәдәният сарае каршындагы мәйданга махсус арт-объект урнаштырылган иде.

“Игелекле капкачлар” проектының асылы тетра-пак, сыек продуктлар һәм су савытлары, майонез, горчица кебек дой-пак, сөт, кефир, йогурт башка сөт продуктлары саклана торган савытларның капкачларын җыюдан гыйбарәт.

Капкачларны сатудан кергән акча инвалид һәм сәламәтлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтүгә тотыла.

"Экологик һәм рухи яктан әһәмиятле гамәлгә һәр райондашыбыз үз өлешен кертә ала", - дип ассызыклый район басмасы.