Татарстанның һәр районында арендалы торак программасы кысаларында берәр йорт төзеләчәк

Мондый йортлар Казанда ихтыяҗ тудырмый, ди Дәүләт торак фонды башкарма директоры

(Казан, 24 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанның һәр районында арендалы торак программасы кысаларында берәр йорт төзеләчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” МАда узган матбугат конференциясендә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Татарстанның Лаеш һәм Питрәч районнарында 18 фатирлы, Мамадышта 27 фатирлы, Арчада 12 фатирлы торак йортлар төзеләчәк. Бу фатирларга ихтыяҗ булу-булмау республикада әлеге программаның кирәклеген ачыкларга ярдәм итәчәк, дип белдерде Тәлгать Абдуллин.

“Казанда арендалы торак программасы кысаларында төзелгән торак йортларга әлегә ихтыяҗ сизелми”, - диде ул. Аның сүзләренчә, мондый фатирларның бәясе базар бәяләренең 70 проценттан артыгын тәшкил итә. Ә ул фатирларга ихтыяҗның түбән булуын фонд җитәкчесе социаль ипотека программасы гамәлдә һәм аның халык өчен файдалырак булуында күрә.

Социаль ипотека программасы исә алга таба да дәвам итәчәк, дип искәртте Дәүләт торак фонды башкарма директоры. Мисал өчен, “ТАИФ” оешмасы гына да хезмәткәрләре өчен 6 меңнән артык фатир төзергә ниятли, Түбән Кама шәһәрендә яңа 2 микрорайон, Казанда исә “Салават күпере” микрорайоны төзелүен дә ассызыклады ул.