Нурлат яшьләре гомумшәһәр зарядкасына баса

Яшьләр парламенты район мәгариф бүлеге һәм мәдәният үсеше үзәге ярдәмендә оештырыла ул

  (Казан, 24 март, «Татар-информ»). Яшьләр парламенты район мәгариф бүлеге һәм мәдәният үсеше үзәге ярдәмендә гомумшәһәр зарядкасы үткәрәчәк.
Чарада “Форпост” яшьләр формированиесе, “Яшь Гвардия”нең Нурлат җирле бүлекчәсе һәм “СМС-дети”, балалар Советы оешмасы әгъзалары катнашачак. Зарядка 25 мартта үзәк мәйданда иртәнге сәгать 10да башланачак, дип белдерә районның “Дуслык” басмасы.