Казан текстиль предприятиеләре көн саен йөзләгәң мең Георгий тасмасы җитештерә

Йөк машиналары Җиңү атрибутын Россиянең бөтен төбәкләренә – Краснодардан алып Мурманскига кадәр алып бара

(Казан, 24 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). “Казанский текстиль” ЯАҖ көн саен йөзләгән мең Георгий тасмасы җитештерә. Йөк машиналары Җиңү атрибутын Россиянең бөтен төбәкләренә – Краснодардан алып Мурманскига кадәр алып бара.

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә предприятиенең сату бүлеге җитәкчесе Елена Викторова белдерде. Аның сүзләренә караганда, 5 млн метр чамасы Георгий тасмасы җитештерелгән инде, бу узган елдагыдан шактый күп. Җитештерүчеләр һәр көн артып торучы ихтыяҗны чак канәгатьләндереп өлгерә.

Кичә Бөек Җиңү символын Краснодар заказчылары алып киткән.