Казан хастаханәләрендә “Адмирал”дагы янгында зыян күргән 9 кеше кала бирә

Аларның 2се уртача хәлдә, 7сенең хәле канәгатьләнерлек

  (Казан, 24 март, «Татар-информ»). Бүгенгә Казан хастаханәләрендә “Адмирал” дагы янгында зыян күргән 9 кеше кала, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Аларның 2се уртача хәлдә, 7 сенең хәле канәгатьләнерлек. 12 нче хастаханәдә 1 кеше ята, 7 нчедә – 3 кеше, Республика клиник хастаханәсендә – 2 кеше, ЭЭМ госпиталендә – 3 кеше.