Дәүләт торак фондының тагын да җитдирәк мәсьәләләр белән шөгыльләнер чагы җитте – Тәлгать Абдуллин

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды оешуга 20 ел тула

  (Казан, 24 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды оешуга 30 мартта 20 ел тула. Шул уңайдан “Татар-информ” МАда матбугат конференциясе булды, аны агентлыкның генераль директоры Леонид Толчинский алып барды. Журналистлар белән очрашуда әлеге оешманың башкарма директоры Тәлгать Абдуллин катнашты.

Фонд оешкан вакытта Казан шәһәренең авария хәлендәге торак йортларында 32 меңгә якын гаилә яшәгән. Шуларның 20 меңе, ягъни 62,7 проценты, каланың үзәк районнарында гомер иткән.

1996 елдан алып 2004 елга кадәр авария хәлендәге торак йортлардан күчерү программасына бюджеттан тыш булган 20,5 миллиард сум акча тотылган. Программаны финанслау процессында 35 меңнән артык оешма катнашкан.

Торак йортларны инвестицияләү исә 18,8 миллиард сумны тәшкил иткән. Әлеге вакыт аралыгында 1763 торак йорт төзелгән, бу — 52,8 мең фатир дигән сүз. Аларның гомуми мәйданы - 2,9 миллион квадрат метр. Авария хәлендәге торак йортларда яшәүчеләргә 49 мең (2671,7 мең квадрат метр) фатир бушлай тапшырылган. Авария хәлендәге торак йортлардан кешеләрне күчерү нәтиҗәсендә, республиканың иске торак фонды 60 проценттан 45 процентка кадәр кимегән.

Торак фонды ярдәме белән, республикада 2005 елдан алып социаль ипотека программасы да тормышка ашырыла. Анардан социаль ипотека программасын финанслауда катнашучы оешма хезмәткәрләре, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ гражданнар үзләренең торак шартларын яхшыруда файдалана ала.

Гаиләдә бала туган очракта, социаль ипотека программасында катнашучыларга субсидия буларак 200 мең сум күләмендә акча бирелә. Республика бюджетыннан әлеге максатларга 6052,9 миллион сум күләмендә акча бүленгән һәм ул акчалар торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Хезергә Татарстанның 2 меңләп оешмасы социаль ипотека программасын финанслауда катнаша. Республиканың эре предприятияләре шуларның 85 процентын тәшкил итә.

Әлеге программа нигезендә Казанда яңа 14 микрорайон барлыкка килгән, аларда 94 торак йорт төзелгән. Хәзерге вакытта Залесный бистәсендә “Салават күпере” һәм Казанның Идел буе районында тагын ике микрорайон төзелә. Тәлгать Абдуллин хәбәр иткәнчә, “Салават күпере”ндәге торак йортлар файдалануга ел азагында ук тапшырылачак. Микрорайон үзе якынча 4 ел төзелер дип ниятләнә.

2005-2014 елларда Торак фонды 5,2 миллион квадрат метр торак төзегән, 86,3 мең гаилә үзенең торак шартларын яхшыртуга ирешкән, шуларның 60,5 меңе социаль ипотека, 7,2 меңе яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча, 1,3 мең фатир ятим балаларга, 5,8 меңе Бөек Ватан сугышы ветераннарына һ.б. бирелгән.

“ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды оешканнан соң беренче йорт Азино микрорайонында төзелгән иде. Төрле рекордлар куелды: Казанда 36 көн эчендә 4 подъездлы торак йортны файдаланышка тапшырган чаклар да булды. Фондның быел 20 еллыгы һәм мин “яшьлек” вакыты узып, хәзер тагын да җитдирәк мәсьәләләр белән шөгыльләнер чагы җитте дип саныйм, ә андый мәсьәләләр бездә әле шактый”, - диде Тәлгать Абдуллин.