"Адмирал"дагы янгында зыян күргән 32 кеше матди ярдәм алды

Компенсация түләүне оештыру эшләре дәвам иттерелә

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендә янгында зыян күргән 32 кешегә матди ярдәм түләнгән. Шулай ук һәлак булган 6 кешенең гаиләсенә дә 1әр миллион сум акча бирелгән, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.

Компенсация түләүне оештыру эшләре дәвам итә.

Авыр һәм урта дәрәҗә зыян күргән кешеләргә 400 мең, җиңелчә булганнарына 200 мең сум күләмендә компенсация билгеләнгән. Һәлак булучыларның гаиләләре 1әр миллион сум матди ярдәм алды.