"Адмирал"дагы янгын турындагы эш буенча ике суд приставына гаепләү белдерелгән

Аларның икесе дә күрсәтмә бирүдән баш тарткан

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү органнары Казандагы "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын очрагы буенча җинаять эшен тикшерү кысаларында кулга алынган суд приставларына гаепләү белдерде. Бүген бу хакта Россия тикшерү комитеты хәбәр итә. 

РФ Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча аерым башкарма производстволар буенча районара суд приставлары бүлеге башлыгы Жанна Алпарова һәм элеккеше пристав-башкаручы Минзилә Сафинага гаепләү белдерелде. Алар РФ Җинаять кодексының "Авыр нәтиҗәләргә китергән хезмәт вазифаларын арттыруга котырту" һәм "Авыр нәтиҗәләргә китергән хезмәт вазифаларын арттыру"да гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2013 елда "Адмирал" сәүдә йорты арендаторы  - "Заря" ҖЧҖ - эшчәнлеген тикшергән вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен күп санлы бозу ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләре буенча судка кагыйдә бозуларны бетерү турындагы дәгъва гаризасы җибәрелә, ул канәгатьләндерелә. Алга таба Алпарова үзенең кул астында эшләүче - суд приставы-башкаручы Сафинага кагыйдә бозулар бетерелгән дип, башкарма производствоны туктаттырга куша. Шул ук вакытта Алпарова кагыйдә бозулар бетерелмәгәнне белә. 2013 елның 12 ноябренә башкарма производство туктатыла. 2014 елда кабат тикшерү үткәргән вакытта да янгын куркынычсызлыгы турындагы кагыйдә бозуларның бетерелмәнән булуы ачыклана. Нәтиҗәдә, прокуратура "Заря" ҖЧҖкә карата башкарма производствоны яңарту турындагы протест чыгарыла.

Алпарова РФ Конституциясенең 51нче маддәсенә сылтау итеп, күрсәтмә бирүдән баш тарткан. Сафина да аның гамәлләренә карата үз мөнәсәбәтен белдерергә теләми. Казанның Совет районы суды  Сафинаны өй арестына алу турындагы карар чыгарган. Ә Алпарованы өй арестына алудан суд баш тарткан.