news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясенең яңа президенты билгеләнде

Казан оешмасының элеккеге президенты Ренат Җәлетдинов коронавирустан үлде.

Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясенең яңа президенты билгеләнде

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясенең яңа президенты итеп оешма идарәсенең элеккеге рәисе Зөфәр Гаязов билгеләнде.

«Ул бөтен ассоциациянең коллективы карары белән билгеләнде», — дип раслады мәгълүматны Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе директоры Галина Шәрәфетдинова.

Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, «Әкият» кафесы хуҗасы Михаил Шәрипов идарәнең яңа рәисе итеп билгеләнде.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Ренат Җәлетдинов 68 яшендә коронавирустан үлде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100